Балалар лагерь белән саубуллашты

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Уразай авылы мәктәп базасында балалар өч атна дәвамында ял иттеләр. Кичә, 31 июльдә лагерьның ябылу тантанасы булды. 

Лагерьның һәр көне истәлекле вакыйгаларга һәм күңелле чараларга бай булды. Балалар музей, бассейн, китапханәләргә йөрделәр, башка шәһәрләр белән таныштылар, кичке чараларда катнаштылар, шулай ук төрле кызыклы уеннар өйрәнделәр, конкурсларда сынаштылар. Балалар берничә төркемгә беленеп, һәр группада икешәр әйдаман эшләде.

Ябылу чарасы өч өлешкә бүленде - тантаналы рәвештә лагерь әләмен төшерделәр, балалар үзләре әзерләгән бәйрәм концерты куйдылар һәм кояш баегач "Саубуллашу учагы" янында җыелышып хушлаштылар, хәтирәләр яңарттылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International