Әлеге эш атнасының беренче көне районның абруйлы предприятиеләренең берсе – Түбән Кама шәһәре “ Сетевая компания ” ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы бүлекчәсе өчен шатлыклы вакыйга белән билгеләнде: район электр челтәрләре оешмасы территориясендә, реконструкциядән соң, мастерлык участогы янәдән үз ишекләрен ачты.
Актаныш районы өчен зур әһәмияткә ия әлеге чарада “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, аның урынбасары Азат Мәҗитов, район башлыгы Фаил Камаев, производство ветераннары һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Тәбрик сүзләре, котлаулардан соң кызыл тасма киселде һәм чарада катнашучыларның күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Дәрәҗәле кунаклар рәсми төстә кулланылышка тапшырылган участок белән якыннан таныштылар.