Актаныш командасы «Сенофест» арт-фестивалендә катнашты

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

2017 елның 29 июлендә Зәй шәһәрендә «Сенофест» арт-фестивале узды. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – фестиваль уеннарын оештыру булды. Биредә республикабыз районнарыннан командалар катнашты, шул исәптән Актаныш муниципаль районы командасы да. Команда составында 5 кеше – 3 егет һәм 2 кыз, шулай ук алар белән җанатарлар да барды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, актанышлылар чарада үзләрен яхшы команда итеп күрсәттеләр, җанатарлар да кимен куймады. 16 команда арасында Актаныш районы командасы 6 урынны яулады.

Фестиваль кысаларында, «Печән чабучылар ярышы»нда Әнәк Агрофирмасында эшләүче Иршат Нәбиев 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International