Актанышта “Комбайннар парады” узды

2017 елның 28 июле, җомга

Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, бүген, 28 июль көнне районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.

Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде – комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына игътибар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International