Пазл җыю буенча “Кем тизрәк?” кече чемпионаты.

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

24 -26 июль көннәрендә Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучылар арасында тизлеккә пазл җыю буенча кече чемпионат уздырды. Балалар, үзләренең яраткан мультфильмнарына багышланган һәм 54 элементтан торган пазлны 5 минут вакыт аралыгында җыярга тиеш иделәр. Әлеге мавыктыргыч уен балаларның уйлау сәләтен  һәм игътибарын арттыра. Җиңүнең соңгы минутлары якынлашкан саен, алар пазлның кирәкле элементларын тизрәк таптылар. Кече чемпионатта җиңүчеләр оештыручылардан бүләккә кызыклы китапларга ия булдылар.Киләсе елда балалар китапханәсе оештырган әлеге чарада күбрәк балалар катнашыр дигән нияттә калабыз!

 

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International