26 июль көнне Киров авылында гомер кичерүче тыл ветераны Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Галимәрдәнов Хөснимәрдән Галимәрдән улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.