Язгы чәчүдә эшләүче механизаторларга басуда концерт куялар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Актаныш районы кырларында көнозын эшләп, язгы чәчүне башкаручы механизаторларның күңелен күтәреп йөрүче "агитбригада" эшли. Алар хезмәтчәннәрнең ашауга туктау вакытын туры китереп, ялларын бизи, күңелләрен күтәрә. Шулай, 16 майда мәдәният хезмәткәрләре “Эконом” хуҗалыгының ике бүлекчәсендә кыр хезмәтчәннәренә ял концерты оештырдылар.

 Чараның төп максаты язгы чәчү кампаниясе чорында кыр хезмәтчәннәрен аз булса да авыр хезмәттән ял иттерү, көч туплау иде.

Соңгы көннәрдә мондый чаралар “Нур” хуҗалыгында, “Чишмә” агрофирмасында да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International