Кичә егетләр арасында көрәш буенча узган Россия Беренчелеге тәмамланды. Ул 17-18 март көннәрендә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә узды. Ярышларда илебезнең18 регионыннан командалар катнашты. Шулар арасыннан Татарстан командасы тагын бер тапкыр әлеге спорт төрендә өстенлеген дәлилләде. Шулай итеп, Рәсәй чемпионы исеменә Татарстан командасында биш спортчы Рафил Хабибуллин (Балтач), Ирек Зарипов (Саба районы), Ильназ Рамазанов (Тукай районы), Фарис Хуҗин (Актаныш районы (Остазы Анваров И.И.), Динар Аүхадиев (Түбән Кама) лаек булдылар.
Раиль Валиев (Яңа Савин районы), Булат Габделбаров (Мамадыш), Азат Хәмзин (Арча районы) һәм Альберт Сахабиев (Зәй) үз үлчәү категорияләрендә икенче урыннарны яуладылар.
Раиль Хабибрахманов һәм Ильмир Валиуллин өченче урыннарны яуладылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар РФ министры Сергей Колобковның имзасы булган диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.