20 гыйнвар көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә М.Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Актаныш улы - Илбашы» дигән кичә үткәрелде. Кичәдә китап күргәзмәсе төзелде, шулай ук стенд эшләп куелы, аның тормыш юлы турында китапханәченең чыгышы тыңланды, өлкән яшьтәге апа-абыйлар кичәгә кунак итеп чакырылды, чәй табыны әзерләнде. Шәймиевның яраткан ризыклары: кыздырылган табан балыгы, тары кыстыбые, тәбикмәк, коймак әзерләп өстәлгә куелды. Җырчылар тарафыннан Шәймиев яратып тыңлый торган җырлар җырланды.