20 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.К.Закирҗанова якташыбыз, язучы Ягъсүф Шафиковның “Хуш, Агыйдел” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Кышкы каникул вакытында укучыларга китапны укып чыгу бурычы куелган иде. Конференция барышында алар әсәр буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр, әсәр буенча үзләренең фикерләрен белдерделәр. Фәнисә Касыйм кызы укучыларга Я.Шафиковның, татар язучылары арасында беткән авыллар, аларның кешеләре язмышы турында язган бердәнбер язучы икәнлеген аңлатты. Шулай ук язучының беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев турындагы китабы белән дә таныштырырга онытмады. Укучылар конференциядән, тагын да китаплар укырга теләкләре уянуын әйтеп, таралдылар.