Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары. Райондашыбыз - Илбашы.

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Бу матур датаны без мәктәбебездә дә билгеләп үттек. Мәктәп күләмендә беренче президентыбыз, дәүләт киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев турындагы тәрбия сәгатен 5 - 6 сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Алисә Мансур кызы үткәрде. Укучылар беренче президентыбызның тормыш юлы, хезмәте турында презентация карадылар һәм Әнәк авылында урнашкан Шәймиевның музей-йортына видеоэкскурсия ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International