21 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" интереслар клубының чираттагы утырышы Мәүлид бәйрәмен үткәрүгә багышланды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы белән Хәнә Хөҗҗәтова таныштырды. Бергәләп салават әйтелде. Әлфинур Шәйхелмәрдәнова, Инсия Хаҗиева, Розалия Салахова, Флүзә Имамова, Флүсә Галимардановалар мөнәҗәтләр әйттеләр. Хәдисләргә багышлап мини-викторина үткәрелде. Бәйрәм темасына туры китереп китап күргәзмәсе оештырылды. Клубка йөрүчеләр барысы да өйдә уку өчен китаплар алдылар. Саваплы кичәбез ахырында үзләре пешереп алып килгән тәмле ризыклар белән чәй эчү оештырылды. Бәйрәм бик оешкан рәвештә үтте, кунаклар канәгать булып таралыштылар.