Әтәстә композитор Р.Нәгыймовны һәм С. Фәнисне искә алу кичәләре.

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

16 декабрь   көнне   Әтәс  авыл  мәдәният   йортында  авылдашларыбыз   -   күренекле    композитор    Рәис   Нагыймовның  тууына   70  ел   һәм    баянчы,   күренекле   мәдәният  хезмәткәре    Фәнис   Саматовның  тууына   50  ел  тулу  уңаеннан    искә  алу  кичәсе   үткәрелде. Кичәдә   Р.Нәгыймов   турында   язылган    "Оҗмах  капкаларым  шушында"   дигән  китабы   тәкъдир   ителде.  Китапны   чыгаруда    ярдәм   иткән  авылдашлар,   композиторның   туганнары.  дуслары    чыгышлары   тыңланды.    Кичә  кунакларыннан   бертуган   Мусиннар/  Джон   абый   Рәис  абыйның   курсташы-  Минзәләдә    бергә укыганнар,   /җырлаулары,   Ф.Саматовның  туганнары  башкаруындагы   чыгышлар,   Фәниснең   улының    җырлавы   көчле  алкышларга   күмелде.Шулай   ук  бу   ике  шәхесне   укыткан   укытучылары, хезмәттәшләре  дә   үз  истәлекләрен  сөйләделәр.   Кичәне   Әтәс  авыл  китапханәсе   мөдире  Гарипова  М      алып  барды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International