8 нче декабрь көнне "Дуслык" бию ансамбле районда үткән "Бию-Мәйдан" бәйгесендә катнашып 1 нче урын яулады. Бәйге районыбыз башлыгы Камаев Ф.М. бүләгенә үткәрелде. Бәйге тәртибе буенча коллективлар төрле милләт биюләре һәм кино елына багышланган бию башкарырга тиеш иделәр. Безнең "Дуслык" бию ансамбле румын халык биюе һәм "Любовь и голуби" кинофильмына нигезләнгән бию тәкъдим итте.