6 декабрь көнне хакимият бинасында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә кысаларында район башлыгы Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте.
Районыбызның шахмат остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамовлар бу киңәшмәдә лаеклы тәбрик сүзләренә ия булучылар иде, чөнки Актаныш шахматчылары ноябрь аенда үткән Татарстан беренчелегендә халкы 35 меңнән ким авыл районнары командалары арасында чемпион калып – җиңүче кубогына ия булдылар.
Фаил Камаев шулай ук татар халык биюе, этнографик бию буенча хореография, фольклор коллективлары арасында "Шома бас" III Республикакүләм смотр-конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган биючеләрне һәм коллективларны да тәбрик итте. Алар - “Яшьлек” бию ансамбле биючесе Илнар Мирзаянов(җитәкчесе Айзирәк Локманова) I дәрәҗә лауреат, “Татар халык биюе” номинациясендә “Дуслык” хореография ансамбле(җитәкчесе Инсан Хөсәенов) I дәрәҗә лауреат, “Хәзинә” хореография ансамбле( җитәкчесе Айзирәк Локманова ) II дәрәҗә лауреат, “Чишмә” халык бию ансамбле(җитәкчеләре Ирек Хаҗиев һәм Рәмилә Хамматуллина) “Татар халык биюе” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.