Кичә 6 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе Г.Ә.Әюпова җыелышны бик үзенчәлекле, кызыклы итеп оештырды. Анда һәр баланың да әтисе белән әнисе кадерле кунак итеп чакырылган иде.Чара сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып, төрле кызыклы биремнәр белән үрелеп барды. Әтиләр әниләрне бәйрәм белән котлап открытка ясадылар, гаилә әгъзалары бер-берсенә җылы, матур сүзләр әйттеләр, уеннарда бергәләп катнаштылар. Җыелыш әти-әниләр белән балаларның үзләренә дә, укытучыларга да бик ошады.