1-10 декабрьдә традицион инвалидлар декадасы уза.. Шул уңайдан 1 декабрь көнне, инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, президиум әгъзалары белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүдән башланды. Эшлекле сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, муниципаль район советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләгән оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды һәм өстәмәләр кертелде.