30 нчы ноябрь көнне мәктәпнең актлар залында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әниләре, укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә, педагог – организатор Кашапова Гөлия катнашында класс җитәкчесе Гөлназ Муллагалиева тарафыннан оештырылган Әниләр кичәсе булып узды. Чара өч өлештән торды. Беренче өлешендә “Ягез әле, әниләр?!” бәйге-ярышы, икенче өлештә 9 нчы класс укучылары чыгышы, өченче өлештә “Әниләргә шигъри тәлгәшләр” исеме астында укучылар әниләргә үзләре иҗат иткән шигырьләрен һәм котлау открыткалары бүләк иттеләр. Чара оешкан төстә һәм күңелле узды. Бәйрәмдә катнашучылар күтәренке кәеф белән таралышты.