Киров авылында якташ язучыбыз, юбиляр, күп кенә премияләр иясе Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе үтте. Авторның күп кенә шигырьләре, җырлары яңгырады. Әкиятләреннән өзекләр уйналды. Кичәдә шулай ук авылдашыбыз, язучы, драматург, язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнашты. Л.Леронга һәм әлеге кичәне оештыручыларга җылы фикерләрен, изге теләкләрен җиткерде.