Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

      25 нче ноябрь көнне   Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә   1-4  сыйныф укучыларының ПДН инспекторы майор Ахунова А.А.белән  “Таныш булмаган кешеләр”  темасына багышланган  очрашуы булды.Очрашуның максаты:укучыларга таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү , укучылар арасында тәртип бозуны  булдырмау; соңгы елларда барыбызны да борчыган эчүчелек, токсикомания, наркомания кебек афәтләрне укучылар арасында булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру. Бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова Ания Анил кызы  юлда килеп чыккан күңелсез, аяныч хәлләрдә җәяүлеләрнең дә гаепләре барлыгына тукталды. Ул үз чыгышында әлеге күңелсезлекләрнекиметү, булдырмау максатыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларның файдасы турындамәгълүмат бирде һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International