Бурсык авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Әни, Әнием, Әнкәем.. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! 27 ноябрь көнне Бурсык авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан балалар белән шагыйрьләребезнең әниләргә багышлап язылган матур эчтәлекле шигырьләрен кычкырып уку оештырылды, күргәзмәлек куелды, әңгәмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International