25 ноябрь көнне, Куян авылы клубында Әниләр көне уңаеннан «Иң кадерле кеше –Әнием» исемле бәйрәм кичәсе уткәрелде. 6-7-8 сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Г. Камалнын «Беренче театр» пьессасы , бәйрәм концерты тамашачылар куңеленә хуш килде, бәйрәм дәрте өстәде. Соңыннан кумәк уеннар , татарча дискотека булды. Бәйрәм куңелле узды.