Янгын сүндерүчеләр Актанышларны янгыннан сакланыр өчен автомат сигнализация куйдырырга киңәш итәләр

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Соңгы вакыт аралыгында Рязань һәм Иваново өлкәләрендә купфатирлы йортларада булган газ шартлавы турындагы фаҗигалар белән күбебез таныш. Әлеге фажигаларны булдырмау йөзеннән, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгынын курсәтмәсе нигезендә купфатирлы йортларда профилактик кузәтуләр оештырылды. Әлеге комиссия составына торак ширкәте, янгын кузәтчелеге, торак инспекциясе  һәм район газ булекчәсе хезмәткәрләре кертелде.

Шуны истә тотырга кирәк, йорт эчендәге газ приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү йорт хуҗасынын төп бурычы булып тора.  Булмәләрдәге жилләту каналларын дайми рәвештә тикшерергә һәм төзексезлекләр килеп чыккан очракта кичектерелмәстән бу проблеманы чишү өстендә эшләргә кирәк.

Исегезгә тошерәбез, газ приборларын ремонтлау яки аларны алмаштыру, гражданнарга катгый тыела. Элеге эшне махсус белемле хезмәткәрлэр генә башкарырга тиеш.  Йорт эчендә яки подъезда газ исе сизгән очракта кичектерелмәстән 04 телефоны аша диспетчер хезмәтенә хәбәр итергә кирәк. Газ исе сизгән очракта ачык ут хәм электр приборларын куллану катгый тыела.

Профилактик рейдлар вакытында газ плитәләре янәшэсендә кием киптеруче гражданнар да кузәтелэ. Элеге ваемсызлык аркасында янгын чыгып узегезнен генә мөлкәтне түгел, күршеләрегезнен мөлкәтенә дә зыян салырга момкин икәнегезне истән чыгармасагыз иде. Шулай ук йортны җылыту өчен газ приборынын духовка өлешен куллану еш кузәтелә. Хормәтле гражданнар, газ приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәлэрен төгәл утәсәгез иде, якыннарыгызнын хәм куршелэрегезнен гомерен куркыныч астына куймасагыз иде, фаҗигаларнын мәтди һәм мораль яктан, иң мөһиме кеше үлеменә китерергә сәләтле икәнен истән чыгармасагыз иде.

Бүгенге кондә районыбыз җирлегендү чыккан янгыннар саны 41 тәшкил итә. Узган ел бу вакыт аралыгында 32 янгын чыгу очрагы теркәлгән иде. Саннардан күренгэнчә, 2016 елны чыккан янгыннар, узган елны чыккан  янгыннар санына караганда 9 га күбрәк.

Шулай узган атнаны районыбыз җирлегендә янгыннарны кисәтү йүзеннүн 8 куп балалы гайләләргэ автоном янгын  кисәтүче приборлар урнаштырылды. Әлеге приборлар гадәттән тыш хәллэр министрлыгы һәм район социаль яклау булеге хезмәткәрләре тарафыннан урнаштырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International