Тыл ветераны Галиева Нагимә Мөхәмәтдин кызына 90 яшь!

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрь көнне, Түке авылында яшәуче тыл ветераны Галиева Нагимә Мөхәмәтдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте.

Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрик итте. Нагимә Мөхәмәтдин кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук котлауларга Түке авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Зөлфирә Галимова да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International