Өстәл теннисы буенча 2003 елгы hэм кечерәклэр арасында М Хөснуллин истәлегенә турнир 19 ноябрь көнне Сарманда узды.
Актаныш, Минзәлә, Сарман, Алабуга, Чаллы командалары арасында барган бәйгедә безнең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Булат Шәкүров -егетләр арасында, Сөмбел Шәйхразиева – кызлар арасында беренче урынны яулап кайттылар.

Уфа шәһәрендә 20 ноябрь көнне Башкортстан кубогы өчен чираттагы турнирда чыгыш ясап, Илназ Сәрвәров 2нче лигада – II, 1нче лигада III урынны алып кайткан. Остазлары Булат Солтанов.