Яңа ел юлга чыкты...

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Кыш сәламе: беренче салкыннар, борыннарны чеметтерүче шаян салкын җил малае, көзгедәй бозлавыклар – һәммәсе дә безне көндәлек ыгы-зыгыга күмде. 

Коммуналь хуҗалыкка да быелгы кыш “кайнар көннәр” алып килде. Ике атна дәвамында сакланучы бозлавык тротуарларга, паркларга комны түшәп, тозны сибеп өлгер генә. Йортларыбызның җылылыгын тәэмин итү дә алар хезмәте белән бәйле. 

Инде килеп, дүшәмбедән Яңа елга әзерлек эшләрен дә башлап җибәрде алар. Үзәк чыршының тимер корылмаларын-каркасларын узган  чәршәмбе үк саклаудан чыгарып, “Яшьлек” мәдәни үзәге янындагы мәйданга ташысалар, дүшәмбедән аны җыю эшенә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International