Татар Ямалы авыл китапханәсендә "Китап-серле янчык” исемле чара булып узды. Сәяхәт –дәрестә нәни китап укучылыры китапханә буенча сәяхәт ясадылар, китапның, гәҗитнең һәм журналлның аермасын аңладылар, татар язучысы Абдулла Алиш, чит ил язучылары Ганс Христиан Андерсен һәм Редьярд Киплинг китаплары белән танышып үттеләр. Якташыбыз балалар язучысы Ленар Шаех иҗаты белән танышып, аңа багышланган презентация карадылар.