Татар Суыксу урта мәктәбенең 1-5 нче класс укучылары белән 19 нчы октябрьдә "Уңыш бәйрәме" үткәрдек. Бик ныклап әзерләндек без аңа: рәсемнәр ясадык, иншалар яздык, яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадык, тәмле ризыклар пешердек. Төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм үзебезгә дә, килгән кунакларга да бик ошады. Соңыннан чәй табыны артына җыелдык. "Киләсе елда да мул уңыш җыярга язсын иде", - дип таралыштык.