Актаныш муниципаль районы буенча сентябрьдә «Экстремизмга – юк!» айлыгы башланды. Ул Бесланда һәлак булучылар истәлегенә багышлана. Милләт һәм диннәр арасындагы ризалыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмга каршы тору, негатив күренештәге идеологиягә юл куймау, бу хакта халык, бигрәк тә яшүсмерләр арасында аңлату эшләре алып бару– айлыкның төп максаты. Чара кысаларында мәктәпләрдә милләтара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкка юнәлдерелгән класс сәгатьләре, терроризм турында күрәләтә ялган хәбәрләрне кисәтү буенча дәресләр үткәрелә, китап күргәзмәләре эшли. Шулай ук түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр алып бару, акцияләр оештыру күздә тотыла.
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында, 27 сентябрь көнне Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә сыйныф сәгате узды. Мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Россия ЭЭМ Актаныш районы бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Ания Ахунова, балигъ булмаган балалы гаиләләрдә хәвефсезлек очраклары һәм тәртип бозуларны алдан кисәтү буенча инспектор Регина Салимянова килделәр.