САЙЛАУЛАР-2016: Марат Әхмәтов Дәүләт Думасына китәчәк

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин җиткергән иде. Аларның 10сы партия исемлекләре буенча булса, 6сы бер мандатлы округлар буенча сайланылды. Бермандатлы округлар буенча Идел буе округы буенча – Фатыйх Сибгатуллин, Мәскәү округында – Илдар Гыйльметдинов, Түбән Кама округында – Айрат Хәйруллин, Чаллы округында – Әлфия Когонина, Әлмәт округында – Ринат Хәйров, Үзәк округта – Иршат Минкин Дәүләт Думасына сайланды.

 

Партия исемлеге буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасына китәчәге билгеле булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. "Тәгаен әйтә алам, Марат Әхмәтов Россия Дәүләт Думасына китәчәк. Партия исемлекләре Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланганнан соң бу карар төгәл мәгълүм булачак", – диде Фәрит Мөхәммәтшин Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International