СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы,1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс оештырылачак. Ярышлар 21 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә "Бүләк" чаңгы трассасында башланачак. Җыелу һәм теркәлү вакыты 8.30 сәгатьтә.
Ярышларда районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашачак, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар оештырылачак.
Спартакиадага рәхим итегез!