Укытучылар спартакиадасы узачак

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узачак.

Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора.

Җыелу һәм ярышларның башлану вакыты - 9.00 сәгатьтә “Лачын” чаңгы трассасында.

Спартакиаданың программасына җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар керә.

 

Җиңүчеләргә башкарма комитетның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International