Укучының мәдәни көндәлеге.

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 16 сентябрь көнне  районыбыз мәктәпләрендә  1- 4 сыйныф укучыларына  мәдәни көндәлек тарату тантанасы булып узды. Без -  Актаныш үзәк балалар китапханәсе  хезмәткәрләре,  2 санлы Актаныш урта мәктәбендә, шулай ук “Тылсым” мәктәп – бакчасының  башлангыч сыйныф укучыларына  көндәлек тапшыру  чарасында катнаштык.  Укучыларны көндәлек белән эшләү алымнары белән таныштырдык   һәм китапханәдә узачак мәдәни чараларга  чакырдык. Башлангыч сыйныф укучыларын Актаныш үзәк балалар китапханәсе белән таныштырып “Балалар китапханәсе тормышыннан” дигән видеролик күрсәттек.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International