Киров авыл китапханәсендә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан "Без террорга каршы" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Ул 2004 елгы Беслан фаҗигәсенә бәйле иде. Әңгәмә барышында Беслан вакыйгалары турында сөйләнелде. "Беслан-безнең күңелләрдә" дип аталган презентация күрсәтелде.