Актанышта "Гәмбәрия" мәчете ачылды

2016 елның 9 сентябре, җомга

9 сентябрь көнне, мөселманнар өчен изге җомга көнендә, иң зур бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан Гаете алдыннан, Актанышта тантаналы төстә "Гәмбәрия" мәчете ачылды. Бу - район буенча 50 мәчет булып исәпләнә. 

Төзелеш барышында Актанышның күп мөселманнары үз өлешен керттеләр. Мәчет төзелешен "Газстройсервис" җәмгыяте алып барды.  Иганәчелекнең иң зур өлешен Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге ярдәм бары тик җирлектәге мөселман кардәшләргә мөмкинлектән чыгып булышлык итү өчен генә. "Актаныш һәрвакыт эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын иде" - дип ассызыклады Вәсим Вахитов. 

 

Аллаһ йортларын яратучы, вакытларын мәчеттә үткәрүче бәндәләр кыямәт көнендә Аллаһының кунаклары булырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International