Анда район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимиров, Бөтенроссия халык фронтының Татарстандагы бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин һәм Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Әлфия Оленина катнаштылар.
Биредә җирлек халкын борчыган сораулар һәм 18 сентябрьдә узачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында сөйләштеләр. Җыенда катнашкан һәр кеше үзен борчыган сорауларын җитәкчеләргә ирештерә алды.