Гамбәрия мәчете халыкка файдалануга тапшырыла

2016 елның 9 сентябре, җомга

Мөхтәрәм изге рамазан аеның мөбарәк булган җомга көнендә, ягъни 24 июньдә Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелган иде.

 

МТС бистәсендәге мәчеткә ай кую тантанасына Казаннан якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов үзенең җәмәгате Энҗе ханым белән кайткан иде. Иске Әгъбәстә туып үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов – бу төзелешнең төп иганәчесе.

 

Мәчет МТС бистәсенең Хезмәт урамында, озак еллар китапханәдә эшләгән Гамбәрия апа Гәрәеваның ихатасында төзелә. Бу төзелешкә Актанышның күп мөселманнары үз өлешләрен керттеләр һәм әле дә ярдәм итеп торалар.   

 

Яңа мәчетне халыкка файдалануга тапшыру  9 сентябрьдә 11 сәгатьтә булачак. Хөрмәтле райондашлар, Актаныш белән һәрвакыт элемтәдә яшәүче якташлар, мәчет ачу тантанасына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International