8 сентябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе «Рәсәй финансисты » көненә багышлап булачак пенсионерлар өчен «кайнар линия» ача.
Пенсия белән тәэмин ителеш буенча сорауларны иртәнге 9 дан 16 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 «кайнар линия» телефоны аша җиткерә аласыз. Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе белгечләре пенсия билгеләү өчен кирәк булган документлар исемлеге һәм аларны алдан бәяләү һ.б. сорауларга җавап бирәчәкләр.