Район мөселманнары өчен зур бәйрәм - Корбан Гаете җитә

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Быел Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә. Биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 нче сентябь ял көне булып санала.

Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә. 

Корбанлык  ите өч өлешкә – корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International