2 нче сентябрь көнне кадет интернат-мәктәбенең линейка вакытында хәрби -патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М. 2004 нче елда Төньяк Осетиядә җаннарны айкарлык хәлләр булганы турында сөйләде. Балалар аны игътибар белән тыңладылар һәм бер минутлык тынлык булды. Көтелмәгән хәлләр булган очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.