Балалар - безнең киләчәгебез.

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана. Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кече яшьтән балаларны юлда дөрес йөрергә өйрәтәбез. Кызганычка каршы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар бакчасында алып барылган эш гаиләдә ныгытылмый. Нәтиҗәдә балаларның белеме очраклы факторларга бәйле була. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтен олылар очраклы хәл дип бәялиләр. Ләкин юл транспорт һәлакәтен билгеле ялгышлар, тәҗрибәсезлек, күреп бетермәгәнлек, дөрес карар кабул итә белмәгәнлек күренеше дип карарга кирәк.

Балаларны юлдагы күңелсез хәлләрдән ничек сакларга? Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Юл аркылы тиешсез урыннан чыккан өчен баланы ачуланганчы, иң башта сез үзеннән сорагыз. Һичшиксез ул сезгә ничек олы кешенең тиешсез урыннан юл аркылы чыкканын күрүе турында сөйләячәк. Бала күзлегеннән караганда әти-әнисе эшләгәннән дә яхшырак эш булмый. Әти-әниләр бала өчен үрнәк булып торалар. Әти-әниләр юлда булганда шуны истә тотсыннар иде. Балалар - безнең киләчәгебез.

                                

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International