22 июнь көнне авыл клубында балалар белән "Хәтер һәм кайгы көне" үткәрдек. Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел.Шул хакта әңгәмә үткәрелде. "Хәтерләүдән курыкма син" видеоклибын карадык. Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдык. "Хәтер шәме" акциясенә дә үз өлешебезне керттек. "Хәтер" һәм "Алар илгә җиңү алып кайтты" китапларыннан сугышта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен таптык. Шәмнәр яндырып, бер минут тынлыкта утырдык. Шәмнәрдән йолдыз ясадык.