Дару үләннәре.

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Мәктәп яны лагерында ял итүче балалар дару үләннәрен танырга, җыярга өйрәнү максатыннан табигатькә сәяхәт кылдылар. Алдан әйдәманнар һәм табип апа куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Юлда йөрү, табигатьтә һәм су буйларныда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп киткәннән соң, балалар юлга кузгалдылар. Юлда балалар җырладылар, фотога төштеләр. Матур бер алан сайлаганнан соң, тамак ялгап алдылар. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды..
Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадылар; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладылар.
Табигатьнең матурлыгы балаларыбыз күңеленә бик уелып калды. Кайтканда алар арыганнар, ләкин кәефләре шәп иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International