Күңелле яллар

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

“Мәктәп яны лагерында без урманга, музейларга, спорт мәйданчыгына бардык. Мондый походлар безне тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.
Июнь аеның бкызу көне иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!
("Валлаһи" шигыре)...”, - дип яза үзенең язмасында лагерьда ял итүче бер укучыбыз. Укучылардан мондый язмаларны алу безгә тагын да көч өсти һәм барчабызга да күңелле, матур яллар телисе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International