Актанышта “Хәтер шәме” акциясе узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 июнь – Хәтер һәм матәм көне буларак үтә.

Шул уңайдан, 21 июньдә Россиядә “Хәтер шәме” акциясе бара. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар, һәйкәл-обеликслар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Әлеге акциягә Актаныш районы да бердәм кушылды. Кабызылган шәмнәр тотып олысы да, кечесе дә 21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Җиңү паркында сугышта вафат булган каһарманнарны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International