20 июнь көнне буага балалар белән балык тотарга төштек. Балыклары бик эре булмаса да, тавык - чебеш өчен менә дигән. Иң беренче балыкны Зарипова Сөмбел тотты. Ә иң күп балыкны Зарипова Диләфрүз эләктерде. Барысы 29 елтыр тотты. Балык эләкмәгәннәр әкәм - төкәм җыйдылар. Бака тотарга тырышучылар да булды.