19 июнь көнне Мөшеге авылының Шифа чишмәсенә сәяхәткә барып кайттык. Шифалы суда коендык, тауга менеп, теләк теләп, агачка кулъяулыклар бәйләдек, табигать белән хозурландык. Кайтышлый, үзебез белән шифалы суны шешәләргә тутырып алырга да онытмадык. Сәяхәтебез аеруча балаларга ошады.