Быел Татарстанда су саклау зоналары елы. Бу уңайдан, 18 июнь көнне, балалар белән Рәсил чишмәсенә экскурсиягә бардык. Чишмә Шәбез елгасы ярында урнашкан. Безне анда Әдибә апа алып барды. Чишмәнең тәмле, йомшак суын авыз иттек, алып барган шешәләребезгә су тутырып алдык. Әдибә апа , улы Рәсилнең , ничек итеп бу чишмәне табуын , су алырлык итеп эшләп куюын сөйләде.