Шахмат- зирәкләр уены

2016 елның 20 июне, дүшәмбе
Шахмат – интеллектуаль спорт төре. Монда ярыш бар, җиңү-җиңелүләр, нәтиҗәләр…Шахмат уйнаган бала дисциплинага өйрәнә, игътибарлыракка әйләнүе сизелә. Яһүдләрдә югары уку йортына кабул иткәндә шахмат уйнатып караганнар. Шул рәвешле алар булачак студентларның фикер йөрешен тикшереп караганнар. 2016 елның 18 инюь көнендә Бурык авыл мәдәният йортында бик күпләрне шахмат серләренә өйрәткән Нуриахметов Әхәт Әзһәр улы истәлегенә багышлап шахмат ярышы оештырылды. Ярышта Мәсәде авылыннан Шарипов Рушан, Маров Разим, Нургалиев Урал катнашты һәм истәлекле бүләкләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International