Бурсык мәдәният йортында шахмат ярышы

2016 елның 20 июне, дүшәмбе
2016 елның 18 инюь көнендә Бурык авыл мәдәният йортында бик күпләрне шахмат серләренә өйрәткән Нуриахметов Әхәт Әзһәр улы истәлегенә багышлап шахмат ярышы оештырылды. Ярышта Бурсык, Мәсәде ,Актаныш һәм шулай ук авылга шәһәрдән кунакка кайткан балалар катнашты. Ярышның судьясы Актанышның шахмат мәктәбе җитәкчесе Галимов Фәһим абый иде. 7 тур арасында кискен рәвештә көрәш барды. Иң кечкенә уенчы Актаныштан Саматов Илдан булды. Кызлар арасында Актаныштан Набиева Ф.-1урын, Бурсыктан Зарипова Әлфия -2 урын, Актаныштан Айбашева А., Габдуллина А.- 3 урын, Бурсыктан Зарипова Зөлфия – 4 урынга лаек булды. Егетләрдән Актаныштан Саматов И.-1 урын, Закиров Д.-2 урын, Гилязов И.- 3 урын, Мәсәдедән Шарипов Рушан, Маров Разим-4 урынга лаек булдылар. Мәдәният йортында бәйрәм тантансы һәм җаваплылык хисе төс алды. Ярышка килгән барлык уенчыларгада уйнау мөмкинчелеге тудырылды. Ярышта катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Ярышны оештыруда “Агыйдел” нефть кудыру станциясе профсоюз оешмасы, Актаныш районының шахмат федерациясе җитәкчесе Салихов Фәрит ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International